news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның «Бәхет» ансамбле Гран-прига лаек булды

Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге «Юлдаш» вокаль ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Азнакайның «Бәхет» ансамбле Гран-прига лаек булды
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 23 февраль, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). «Сандугач сайрар илем» XXV төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале яңадан-яңа талантлар ачуын дәвам итә. Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт мәдәният йортында аның «Вокал. Ансамбльләр» номинациясе буенча бәйгесе узды.

Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге «Бәхет» вокаль ансамбле Гран-прига лаек булды.

Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге «Юлдаш» вокаль ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100