news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә планлаштыралар

Хәзер Мәскәү театры Илгиз Зәйниев эшләгән сценарий буенча курчак театры спектакленең премьерасын әзерли.

Казанга «Милләтләр театры»ның «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә планлаштыралар
Владимир Васильев

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанга Мәскәүнең «Милләтләр театры» куя торган «Хуҗа Насретдин» спектаклен алып килергә ниятлиләр. «Татар-информ»га «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев шул хакта сөйләде.

«Мин спектакльнең фоторәсемнәрен һәм видеода өзекләрен күрдем. Тулы премьера аларда февраль аена билгеләнгән. Сүз уңаеннан, „Милләтләр театры“ киләчәктә бу спектакльне Казанга алып килергә планлаштыра», — диде Зәйниев.

Әлегә «Әкият» һәм «Милләтләр театры» спектакль кую турында сөйләшүләр алып бара.

Режиссер Тимур Бекмамбетов артистлар белән «Хуҗа Насретдин» спектакле-променадын Зөя утрау-шәһәрчегендә Илгиз Зәйниев сценарие буенча 2019 елда ук куйган иде. Спектакль «Тере шәһәр» фонды проекты ярдәмендә «СвияжскАРТель» исеме белән узды.

«Әкият» театры сәнгать җитәкчесе белән яңа театр лабораториясе, спектакльләр өчен сценарийлар һәм яңа проектлар турында интервьюның тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100