news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чехия режиссеры «Әкият» театрында спектакль куярга планлаштыра

Европада яшәүче Евгений Ибраһимов быел Казанга килергә һәм үз командасы, биредәге артистлар белән спектакль куярга ниятли.

Чехия режиссеры «Әкият» театрында спектакль куярга планлаштыра
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Чехиядә яшәүче курчак театры режиссеры Евгений Ибраһимов «Әкият» курчак театрына килеп, Көнчыгыш шигърияте буенча спектакль куярга җыена. Ул үз командасы һәм биредәге артистлар белән эшләячәк.

«Әгәр пандемия комачауламаса, безгә режиссер, „Алтын битлек“ театр премиясе иясе Евгений Ибраһимов килергә тиеш. Хәзер ул Чехиядә яши», - диде «Татар-информ»га «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Руми һәм Омар Хәйям кебек язучыларның көнчыгыш шигърияте буенча сценарийны режиссер Ибраһимов мөстәкыйль рәвештә язарга ниятли.

«Әлегә анда текст булыр микән, билгесез, әмма ассоциатив һәм образлы рәт сакланачак», — дип искәртте театр сәнгать җитәкчесе.

Илгиз Зәйниев белән әңгәмәнең яңа театр лабораториясе, спектакльләр өчен сценарийлар һәм яңа проектлар турында тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100