news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият»тә үзгәрешләр: Илгиз Зәйниев - сәнгать җитәкчесе, Роза Яппарова театрда кала

Озак еллар театрны җитәкләгән Роза Яппарова сәнгать җитәкчесенең киңәшчесе булачак.

«Әкият»тә үзгәрешләр: Илгиз Зәйниев - сәнгать җитәкчесе, Роза Яппарова театрда кала
архив/Михаил Захаров

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән Илгиз Зәйниев алга таба да Роза Яппарова белән бергәләп эшләргә җыена. Яңа җитәкче театрдагы структур үзгәрешләр буенча «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатма бирде.

Кичә ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова «Әкият» татар дәүләт курчак театрына килеп, Илгиз Зәйниевнең сәнгать җитәкчесе булып билгеләнүе турында әйтте. Озак еллар театрны җитәкләгән Роза Яппарова аның киңәшчесе булачак. Театрның башкарма директоры итеп Илфат Ганиев билгеләнә. Ул моңарчы гомуми эшләр буенча директор урынбасары иде.

«Структура үзгәрүе - зур яңалык. Мин бигрәк тә Роза Яппарованың безнең белән калуына шатмын. Үзем үгетләп ризалаттым. Аны бик хөрмәт итәм», - диде Илгиз Зәйниев.

Ул өстенә йөкләнгән эшнең артуы иҗаттан читләштерер дип курыкмый. «Команда сәгать кебек эшләсә, барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм», - диде.

Роза Яппарова «Әкият» татар дәүләт курчак театрында 1979 елдан бирле эшли. 1993 елга кадәр ул театрның әдәби бүлеген җитәкләде. 1993 елдан 2020 елның гыйнварына кадәр театрны җитәкләде.

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев 2019 елның җәендә «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100