news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев яшь режиссерлар чыгарган эскизлар өчен җаваплылыкны үз өстенә ала

"Әкият" курчак театрында 26 – 31 гыйнвар көннәрендә яшь режиссерлар театр лабораториясе кысаларында эскизлар әзерлиләр.

Илгиз Зәйниев яшь режиссерлар чыгарган эскизлар өчен җаваплылыкны үз өстенә ала
Султан Исхаков

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев театр лабораториясе кысаларында чыгарылган эскизлар өчен үзенең җаваплы булачагын әйтте. Бүген оештыручылар “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә Әкият-LAB театр лабораториясе турында сөйләделәр.

“Бөтен эскизлар өчен мин җаваплы. 30 гыйнвар көнне безнең прогон булачак. Эскизларны караячакбыз”, - диде Илгиз Зәйниев.

“Минем лаборатория үткәреп театрны селкетеп аласым килде. Катнашучы режиссердар өчен без чорны билгеләдек. Материалны алар үзләре сайлады – без чикләмәдек. Алар үзләре өчен кызыклы булган әсәрне тәкъдим иттеләр. Нидер килеп чыкса – бик яхшы. Барып чыкмый икән – тәҗрибә булып калыр”, - диде сәнгать җитәкчесе.

Лаборатория нәтиҗәләрен бәяләү өчен экспертлар билгеләнми. Эскизларны театр җитәкчелеге үзе карап аның алдагы язмышын хәл итәчәк. Уңышлы эскиз спектакль буларак үстереләчәк.

Лабораториянең кураторлары – Олег Лоевский һәм Нияз Игъламов. Эскизларны алты яшь режиссер һәм рәссам әзерләячәк. Алар – Зур курчак театры (Санкт-Петербург) баш режиссеры Руслан Кудашовның остаханәсе студентлары. Катнашучылар – театр артистлары.

Театр лабораториясе "Әкият" курчак театрында 26 – 31 гыйнвар көннәрендә үтәчәк. Әзер эскизлар 31 гыйнвар көнне тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100