news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый

Гаризаларны 2022 елның 1 июненә кадәр җибәрергә мөмкин.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). 2022 елның 1 гыйнварыннан XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаларны 2022 елның 1 июненә кадәр җибәрергә мөмкин.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 7-11 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак. Бу хакта «Татаркино» хәбәр итә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале-2022 регламенты нигезендә, фестивальдә катнашу өчен үз фильмын тәкъдим итәргә теләүчеләр бу хакта рәсми рәвештә Дирекциягә 2022 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча белдерергә тиеш. Сайлау комиссиясе үз эшен июль башына тәмамлый, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Казан кинофестиваленең конкурс программасында тулы метражлы һәм кыска метражлы уен фильмнары, шулай ук кыска метражлы һәм тулы метражлы документаль фильмнар катнаша ала. Конкурс программасына комиссия тарафыннан сайлап алынган гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен һәм мәдәни традицияләрне чагылдыра, тынычлык, дин иреге һәм гуманизм идеяләрен җиткерә торган Россия һәм чит ил картиналары кертелә.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Беренче фестиваль Россия Мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты ярдәмендә оештырылды.

Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы Үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты гамәлгә ашыра. Фестивальне «Татаркино» «Россия кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100