news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар пьесасы» конкурсы яңа драматург Артур Шәйдулланы ачты

Бүген Татар театрының туган көне уңаеннан татар драматургиясе конкурсына ңәтиҗәләр ясалды.

«Яңа татар пьесасы» конкурсы яңа драматург Артур Шәйдулланы ачты
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасы алды. Җиңүченең исемен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игълан итте. Бүген Татар театрының туган көне уңаеннан татар драматургиясе конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Камал театрында «Яңа татар пьесасы» конкурсының җиңүчеләренең исеме әсәр игълан ителеп конверт ачылгач кына билгеле булды. Икенче премиягә Илгиз Зәйниевнең «Чия тавы» пьесасы, өченче премиягә Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» пьесасы лаек булды.

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яратып туялмадым» әсәренә Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясе бирелде. Зөлфәт Хәким, Илфак Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Хәмидуллина пьесалары кызыксындыру премиясенә лаек булды. Илфак Ибраһимовның шигъри тел белән язылган пьесасы легендар актер Мөхтәр Мутинга багышланган. Ул «Соңгы уен» дип атала.

«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе Разил Вәлиев, жюри әгъзалары Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова бәяләгән.

«Борчылырлык проблемалар күп. Ләкин мондый конкурслар өмет уята. Татар театры яшәгәндә татар халкы яшәр», — диде конкурсның жюри рәисе Разил Вәлиев. Җиңүчеләрнең конвертларын ачкан артистлар — Илдар Хәйруллин, Зөлфия Вәлиевалар яңа пьесада үзләре өчен кызыклы рольләр булуын әйттеләр.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.



Галерея: Итоги конкурса Яңа татар пьесасы ( Новая татарская пьеса )
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100