news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хабаровскида «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре төгәлләнде

«Гастрольләр 13 — 21 ноябрь көннәрендә булды.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Хабаровскида «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре төгәлләнде.

«Гастрольләр 13 — 21 ноябрь көннәрендә булды. Театр В.Катаевның „Цветик-семицветик“ һәм Г.Тукайның „Су анасы“ спектакльләрен алып барды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Хабаровск өчен бу үзенчәлекле вакыйга булды.Татар теленең гаилә кысаларыннан чыгып, җәмәгать киңлегендә яңгыравы сөендерде. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның „Су анасы“ әкиятен татар телен белмәүчеләр дә карады, чөнки ул сүзсез дә аңлашылды», дип яза матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot