Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кариев театры Чабаксар фестиваленнән ике номинациядә лауреат булып кайтты
«Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале Чабаксар шәһәрендә үтә
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Чувашиядә уздырылган «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестиваленнән ике номинациядә лауреат исеме белән кайтты. Лауреатлар исемлеге Чабаксар яшь тамашачы театры сайтында урын алган.
Олег Фазылҗанов - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә лауреат, ә рәссам Булат Гыйльфанов «Иң яхшы сценография» номинацияндә җиңгән.
Кариев театрының матбугат хезмәте спектакльнең тәнкыйтьчеләрнең югары бәяләмәсен алуын билгеләп үтә.
«Режиссер карашы миндә тирән хөрмәт уята. Төп төшенчәләр — режиссер, рәссам һәм артистның югары мәдәни зәвыгы. Спектакль дәвамында мин бу төшенчә булмаган бер генә урынны да күрмәдем», дип билгеләп үткән фестивальнең даими жюри рәисе, педагог һәм тәнкыйтьче Виктор Шрайман.
Ул Олег Фазылҗановның уенын да югары бәяләгән. «Үз эшенең остасы. Рус театры психологиясе кануннары буенча уйный», дигән Виктор Шрайман аның турында.
- «Микулай» монодрамасын Мансур Гыйләҗев әсәре буенча Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган. Төп рольдә — Камал театрыннан чакырылган артист Олег Фазылҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз