news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәрендә «Кыскасы» дип аталган әдәби лаборатория башланып китте

Әдәби лабораторияне URBANTATAR яшьләр берләшмәсе уздыра.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә «Кыскасы» дип исемләнгән кече жанрда чәчмә әсәрләре язу буенча әдәби лаборатория башланып китте. Ул 6 декабрьгә кадәр барачак һәм нигездә дистанцион рәвештә үтәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Әдәби лаборатория ике этапта уза. Аның беренче этабында гаризалар бирелде, катнашучылар сайлап алынды һәм 21 ноябрьдән белем бирү программасы башланды. Икенче этап 6 декабрьгә кадәр әзер әсәрләрне җибәрүдән гыйбарәт. Нәтиҗәдә, катнашучылар шәһәр турында 3-5 битлек кече жанрдагы проза әсәре язачак.

Белем бирү программасы күбрәк практикага басым ясый һәм Мәскәү, Казан, Чаллы белгечләренең лекцияләреннән тора. Лекцияләрне Илшат Сәетов, Рәдиф Кашапов, Гүзәл Хәсәнова һәм башкалар укый. Лаборатория кысаларында ачык әңгәмә дә, интерактив лекция-кичә дә каралган, спектакльләр дә булачак.

Әдәби лаборатория эксперименталь рәвештә үтә һәм язарга теләгән кешегә, идея һәм материал туплаудан башлап, нәшрият белән эшләү, эшчәнлегеңне социаль челтәрләрдә яктырту, ораторлык сәнгатенә кадәрге белемнәрне бирер дип күзаллана.

Максаты — яшьләрне татар телендә матур әдәбият әсәрләре язарга җәлеп итү һәм милли урбанистик әдәбият процессын үстерү.

Әдәби лабораторияне URBANTATAR яшьләр берләшмәсе уздыра. Әдәби лабораториянең төп партнеры булып «Ачык университет» белем бирү проекты тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100