news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген кич балалар Евровидениесендә катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү башлана

Быел бәйгедә Россиядән Татьяна Меженцева һәм Ооржак Денберел дуэты катнаша.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген кич «Балалар Евровидениесе — 2019» конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирүнең беренче этабы ачылачак, Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Быелгы бәйгедә Россияне Татьяна Меженцева һәм «Ты супер!» һәм «Детская Новая волна» проектлары җиңүчесе Ооржак Денберел тәкъдим итә. Алар дуэт җырлаячак. Конкурс кагыйдәләре буенча быел һәр ил үзе өчен тавыш бирә ала.

«Россиядән кечкенә катнашучылар өчен 22 ноябрьдән 22.00 сәгатьтән 24 ноябрьгә 16.55 сәгатькә кадәр конкурсның рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин», диелгән хәбәрдә.

Конкурс 24 ноябрьдә Польшаның Гливице шәһәрендә уза. «Карусель» һәм «НТВ» каналларында 18.00 сәгатьтә туры эфирда трансляцияләнә.

Тавыш бирүнең икенче этабы соңгы җырны башкарганнан соң ачыла һәм 15 минут дәвам итә.

  • «Балалар Евровидениесе» 2003 елдан бирле ел саен уздырыла. Анда Европа тапшырулар берлегенә керә торган илләрдән 15 яшькә кадәрге башкаручылар катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100