news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТНВ каналында «Бер-бер хәл» сериалы премьерасы була

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары төшкән.

ТНВ каналында «Бер-бер хәл» сериалы премьерасы була
ТНВ каналы

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында «Бер-бер хәл» дип исемләнгән татарча яңа сериал премьерасы булачак.

Канал сайтында хәбәр ителгәнчә, сериалны «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерде.

Сюжет нигезендә ире — татар, хатыны — рус милләтеннән булган зур гаилә язмышы. Алар көндәлек мәсьәләләрне бергәләп чишә. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү.

«Бер-бер хәл» кыска вакыт эчендә төшерелә. 40 сериядән торган сериал 5 ай эчендә төшерелеп бетә. Баш режиссёры Алмаз Әкбәров проект белән эшләү иҗат төркеменә дә, артистларга да кызыклы булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, сериал тамашачы күңеленә хуш киләчәк, ди оештыручылар.

Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актерлары: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлеева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Шулай ук, сериалда яшьләр — Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина, Фәрхәд Мөхәмәтҗанов һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

Сериалны «ТНВ-Татарстан» каналында 09:00, 14:45 һәм 22:00дан соң, ә «ТНВ-Планета» каналында 08:00 һәм 21:25 сәгатьләрдә карап булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100