news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан татарлары бию флешмобында катнашырга чакыра

«Биюче шәһәр» флешмобында яшьләр бию бәйгесендә, өлкәннәр вальс башкаруда катнаша ала.

Әстерхан татарлары бию флешмобында катнашырга чакыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 24 октябрь көнне Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе «Биюче шәһәр» дигән беренче флешмоб уздыра.

«Кунакларны һәм катнашучыларны яшьләр бию буенча баттл, өлкән буынны үзенчәлекле татар вальсы көтә. Шулай ук концерт номерлары һәм бию ансамбльләре чыгышлары була», — дип хәбәр итә Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең Инстаграм сәхифәсендә.

Чарага килүчеләр кайнар чәй белән дә сыйлана алачак. «Кунаклар тәмле камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйлана алачак. Барысы да массакүләм бию номеры белән тәмамланачак. Бәлки, ул Әстерхан тарихында иң күләмлесе булыр», — диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100