news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакуда Татарстан киносы көннәре башланды

Бүген Бакуның Кино йортында «Мулла» фильмы күрсәтелә.

Бакуда Татарстан киносы көннәре башланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Азәрбәйҗанда Татарстан киносы көннәре башланды.

«22 — 24 октябрь көннәрендә Бакуда Татарстанда төшерелеп Казан халыкара мөселман киносы фестивале призеры булган фильмнар күрсәтелә», — дип хәбәр итә «Татаркино”ның матбугат үзәге.

Татарстан фильмнарын Бакуда «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова һәм «Әпипә» фильмында катнашкан җырчы Алсу Әбелханова тәкъдим итә.

Бүген Бакуның Кино йортында «Мулла» фильмы күрсәтелә. Фильм Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән. Иртәгә YARAT заманча сәнгать үзәгендә «Әпипә» татар мюзиклы булачак.

Татарстан киносы көннәрендә 24 октябрьдә Рус йортында ябылачак. Биредә рус телендә төшерелгән «Хәлимә» фильмы күрсәтелә. Кинорежиссер — Юлия Захарова.

Фильмнарга тамашачы ковид-паспорт буенча кертелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бакуда Татарстан киносы көннәрен «Татаркино» оешмасы Бакуда Рус йорты белән берлектә уздыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot