news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза татарлары «Тургай» фольклор балалар бәйгесенә чакыра

«Тургай» конкурсында балалар фольклор һәм хореография ансамбльләре, солистлар һәм төрле музыка уен коралларында уйнаучылар катнаша ала.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсендә «Тургай» фольклор балалар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу хакта Пенза татарлары сайтында хәбәр ителә.

«Тургай» конкурсында балалар фольклор һәм хореография ансамбльләре, солистлар һәм төрле музыка уен коралларында уйнаучылар катнаша ала. Видеороликлар 2020 елның 20 ноябренә кадәр (электрон почта: penzatatar@yandex.ru) кабул ителә. Сораулар булса, 89272897117 телефоны аша мөрәҗәгать итеп була.

Конкурста иң яхшы номерларны жюри сайлап ала. Җиңүчеләр декабрь башында узачак гала-концертка чакырылачак. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, шулай ук «Сура өлкәсенең иң моңлы тургае» исеме биреләчәк.

Бәйге Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Пенза өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгы, шулай ук Пенза өлкәсенең М. Ю. Лермонтов исемендәге китапханәсе ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100