news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан филармониясе кастингында җиңгән балалар «Татар-информ» агентлыгында чыгыш ясады

«Кастингта сайлап алынган балалар киләчәктә Казан филармониясе артистлары булыр дип өметләнеп калабыз», — диде Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова.

Казан филармониясе кастингында җиңгән балалар «Татар-информ» агентлыгында чыгыш ясады
Рамил Гали

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе уздырган кастинг җиңүчеләре бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кунакта булды. Алар матбугат очрашуында музыкаль номерлар тәкъдим итте.

«Кастингта сайлап алынган балалар киләчәктә Казан филармониясе артистлары булыр дип өметләнеп калабыз. Үзебезнең тәҗрибәгә өйрәтеп, аларны үстерергә теләк бар. Әлбәттә, һәр кабул ителгән бала да сәнгать юлыннан китмәскә мөмкин, монда алдан фараз ясап булмый. Артист булмасалар да, үзләренең осталыкларын балаларына җиткерәчәк», — диде Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова.

Татарстанның халык артисты, «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова сүзләренчә, кастингта җиңгән алты яшьлек Сәидә Гарифуллина — арада иң кечкенәсе. «Тәрбия эшебез сәнгать өлкәсендә алып барылырга тиеш. Әйтик, биюгә килгән беренче балалар инде үзләре үсеп җитеп, балаларын безгә алып килде. Иң мөһиме — балаларны татар сәнгате мохитендә тәрбияләү», — диде ул.

«Төрле милләт балалары килә, әмма татар телендә акцентсыз җырлый алса, рәхим итеп, кабул итәбез. Бары тик татар балаларын гына кабул итәбез, дигән катгый таләп куймадык. Төрле яктан сәләтле балаларны җыябыз. Соңыннан аларга һәркайсына шәхси якын киләбез: актерлык, вокал, уен коралларында уйнау, бию хәрәкәтләрен камилләштерү буенча дәресләр бирәбез», — дип ышандырды Чулпан Закирова.


Җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә (баян, гармун, тальян, курай, думбра, бәрмә уен кораллары, бас-гитара, флейта) шөгыльләнү өчен балалар сайлап алынган. Әлеге иҗади коллективларга 6 яшьтән 12 яшькәчә (вокал) һәм 6 яшьтән 14 яшькәчә (музыка уен кораллары) сәләтле малайлар һәм кызлар чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100