Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылачак
«Мәдәният» республика программасы буенча төзелгән Бәркәтә мәдәният йортын ноябрь башында ачмакчылар.
(Чирмешән, 22 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты тиздән ачылачак. Әлеге объектта төзелеш ахырына якынлаша, нигездә, эш 100 урынлы тамаша залында гына калган — сәхнә ясыйсы, идән җәясе бар.
Бинага җылы да җибәргәннәр, су линиясе, электр үткәргечләр дә сузылган, ишек һәм тәрәзәләр куелган.
«Тамаша залына куярга урындыклар да әзер. Элмә такталарга да заказ бирдек», — ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова.
Тышкы якта эш беткән инде. Сукмакларга брусчатка, юлга асфальт җәйгәннәр, челтәр койма куйганнар, туфрак җәеп, агач үсентеләре дә утыртканнар.
«Мәдәният» республика программасы буенча төзелгән Бәркәтә мәдәният йортын ноябрь башларында, киләсе атнада ук ачмакчылар.
Мәдәният йортының элеккеге бинасын да ябарга җыенмыйлар, хәзергечә, китапханә анда эшлиячәк, бер залны спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазларга, хәтта авыл музее ясарга да телиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз