news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан театрлары быел федераль акчаларга 40 спектакль чыгарачак

Федераль проектлар кысаларында 4 балалар театры һәм 8 кече шәһәр театрлары субсидияләр ала.

Татарстан театрлары быел федераль акчаларга 40 спектакль чыгарачак
Владимир Васильев

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театрлары быел федераль акчаларга 40 премьера чыгарачак. Бүген «Кече ватан мәдәнияте» проектында катнашучы дәүләт театрлары «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлекчәсе җитәкчелеге белән очрашып проект турында фикер алышты.

«Әлеге проект 2017 елдан бирле гамәлдә. 12 дәүләт театры спектакль куярга федераль субсидияләр ала. Быел безнең проект кысаларында 40 спектакль чыгарыла. Иң күп сандагы спектакльләрне Буа театры һәм республиканың ике курчак театры чыгара», — диде «Кече ватан мәдәнияте» проектының төбәк координаторы Людмила Рыбакова.

«Пандемия шартларында да эш тукталмады. Финанслар сакланды. Куеласы спектакльләр куела. Бары тик премьера графиклары гына чигенде. Үзизоляцияләү чорында театр коллективлары пьесалар укыдылар, спектакльләр өчен эскизлар әзерләнде, декорацияләр ясалды», — дип дәвам итте ул.

Федераль проектлар кысаларында 4 балалар театры һәм 8 кече шәһәр театрлары субсидияләр ала. Болар — Казан яшь тамашачы театры, Кариев театры, «Әкият курчак театры һәм Чаллы курчак театры. Татарстаннан читтә урнашкан дәүләт театрларыннан Әтнә, Буа, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә театрлары проектта катнаша. Шулай ук Түбән Кама яшь тамашачы һәм Яшел Үзән муниципаль театрлары да субсидияләр ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot