news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районыннан Арслановлар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңеп кайтты

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай, Актаныш районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте.

Әгерҗе районыннан Арслановлар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңеп кайтты
http://agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Таңсылу Арсланова). Татарстан Республика буенча «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме ел саен уза. Быел исә, Әгерҗе районыннан Арслановларга Актаныш районына барып, әлеге шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында катнашырга тәкъдим иткәннәр һәм алар җиңү яулап кайткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай, Актаныш районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте. Иң башта гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган гореф- гадәтләрне саклаучы сый-нигъмәтләр һәм гаилә эшчәнлеге күрсәткечләренең презентациясе тәкъдим ителде.

Аннары алар сәхнәдә үзләренең нәсел агач — шәҗәрәләре белән таныштырды. Танышу исә гаилә тарихларының иҗади чыгышлары белән бәйләнеп китте. Тамашачы исә, һәр гаиләне дә матур итеп алкышларга күмде, чөнки һәр нәселнең дә көчле әзерлеге күренде.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, нәтиҗә ясалган арада, сәхнә буш тормады — үзешчәннәр үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100