Мәскәү районының мәктәптән тыш эшләр үзәге ачык ишекләр көненә чакыра

Мәскәү районының мәктәптән тыш эшләр үзәге ачык ишекләр көненә чакыра

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Бүген Казан шәһәренең Мәскәү районындагы мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелә. «Хуш киләсез, чит кешеләргә керү рөхсәт ителә» дип исемләнгән әлеге чара районның мәктәп укучылары һәм төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балаларның әти-әниләре өчен оештырыла. Ел саен уздырылып килә торган, күркәм традициягә әверелгән бу бәйрәмнең төп максаты – үзәккә мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итү, аларның дөньяга карашын киңәйтү, төрле өлкәдә өстәмә белем алу өчен мөмкинлекләр тудыру.

Ачык ишекләр көне уңаеннан үткәрелүче бәйрәм концертында төрле яшьтәге 118 бала катнашыр дип көтелә. Алар арасында үзәкнең «Шарм» шоу-театрын, шул ук исемдәге балалар модасы мәктәбен, эстрада вокалы мәктәп-студиясен, «Эквадор», эстрада музыкасы, эстрада-цирк студияләрен һәм «Клоун-мим-театр» берләшмәсен атап үтәргә мөмкин. Биредә шунысына да игътибар итәргә кирәк – әлеге иҗат коллективлары үз эшчәнлекләрен әле яңа гына башлап җибәргәнлектән, бу бәйрәм аларга үзләрен рекламалау өчен, һичшиксез, менә дигән мөмкинлек.

Ачык ишекләр көнендә үзәкнең барлык декоратив-гамәли һәм техник иҗат берләшмәләре бирегә килүчеләргә үз куллары белән ясаган әйберләрдән тупланган кызыклы күргәзмә дә тәкъдим итәчәк. Бәйрәм чарасы кичке сәгать 6 да башлана.