Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Милли китапханәсе «2021 ел бинасы» исемен алырга мөмкин
Пушкин урамындагы 86 нчы йорта адресы буенча урнашкан бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнгән ХОРА бюросы бәйгегә гариза биргән.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе урнашкан бина ArchDaily & Strelka Award премиясе фикеренчә «2021 ел бинасы» исемен яулый ала.
Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, август аенда ArchDaily платформасында Building of the year номинациясендә ачык рәвештә тавыш бирү башланды. Ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк.
ArchDaily & Strelka Award — ArchDaily, Strelka Mag һәм КБ Стрелка тарафыннан яшь архитектор бюролары өчен оештырыла торган премия. Китапханә бу конкурста катнашу өчен гаризаны Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнгән ХОРА бюросы җибәргән.
Премиянең максаты — шәһәрләрне проектлаштыруда яңа алымнар кулланучы архитектор һәм бюроларны табу, аларны ил һәм дөнья күләмендә таныту, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз