Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Түгәрәк уен» XIII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 28 августта башлана
Фестивальдә Россия төбәкләреннән килгән утыздан артык фольклор коллективы катнаша.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 28 августта 19.00 сәгатьтә Казанда «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда «Түгәрәк уен» XIII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале старт ала.
«Кичке уен» концерт программасында Татарстан Республикасының фольклор коллективлары һәм башкаручылары катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
29 август көнне 10:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестиваленең рәсми ачылышы була. Фестивальдә Россия төбәкләреннән утыздан артык фольклор коллективы һәм башкаручылар катнашачак. Концерт программасы тәмамланганнан соң конкурс лауреатлары игълан ителәчәк.
«Түгәрәк уен» фестивале — Россиядә татарларның бары тик аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Беренче тапкыр ул Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында үткәрелгән иде. 2020 елда конкурс читтән торып, катнашучылар номерларының видеоязмалары буенча үткәрелде.
Фестиваль төрле этник төркемнәрнең фольклор коллективларын берләштерә, шулай ук барлык теләүчеләрне татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыра, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз