news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызрань Үзәк китапханәсендә «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» бәйрәме булды

Балалар бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм фольклоры белән танышты.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). 18 августта Сызрань шәһәр округы Үзәк китапханәсендә «Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дигән әдәби-музыкаль круиз үткәрелде.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, балалар бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм фольклоры белән танышты.

Алар тыңлап кына калмады, төрле уеннар һәм бәйгеләрдә дә актив катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot