news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмы Казанда беренче тапкыр күрсәтелә

Илдар Ягъфәровның әлеге фильмы быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән бердәнбер Татарстан кинопроекты.

(Казан, 22 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 28 августта Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез!» фильмы беренче тапкыр Казанда күрсәтеләчәк. 

Кинорежиссер тамашачысын «Мир» кинотеатрына чакыра. «Фильмнан соң фикер алышырбыз. Әйдәгез, үзебезнең киноларны карый башлыйк инде», — ди ул.

Илдар Ягъфәровның әлеге фильмы — быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына кергән бердәнбер Татарстан фильмы.

«Исәнмесез!» фильмының сценарий авторы — Мансур Гыйләҗев. Әлеге сценарий буенча Камал театрында шул исемдәге спектакль куелды. Режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100