news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты «Җәйге кичләр» әдәби-музыкаль чарасына чакыра

Концертта Рамил Миндияр, Айгөл Зәйнуллина, Ильяс Камал, Әмирхан Шәрифуллин катнаша.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Татар китабы йорты «Җәйге кичләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Оештыручылар «сыйфатлы музыка тыңларга чакыра». Концерт 28 июльдә 19:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте Татар китабы йорты.

Концертта Рамил Миндияр (җырчы, композитор, ТР атказанган артисты), Айгөл Зәйнуллина (Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер), Ильяс Камал (Халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты), яшь артист Әмирхан Шәрифуллин катнаша.

Концертны Идел Кыямов («Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе дикторы, актёр, нәфис сүз остасы) алып бара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100