news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристларны кызыктыру өчен Казанда Сабантуйга бирнә җыю йоласы үтәчәк

24 июнь көнне шәһәр үзәгеннән бүләкләр төялгән атлар уза

(Казан, 22 июнь, Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабантуйга бирнә җыю йоласы киләчәктә Казанга туристлар җәлеп итә торган вакыйгалы чара булырга мөмкин. Туризм буенча белгечләр аның потенциалын югары бәяли.

24 июнь көнне — Сабантуйга ике көн кала Казан үзәгендә үзенчәлекле бәйрәм узачак. Бирнә җыю йоласы Казанны туристлар өчен кызыклы итү максатын күздә тота.

«Туристлар агымын арттыру өчен вакыйгалы чаралар, мәсәлән, фестивальләр зур роль уйный. Әмма бүгенге шартларда күпчелек туристлар өчен зур чаралар өстенлекле түгел. Ә менә тамашалы бирнә җыю йоласы кызыклы булырга мөмкин», — диде ТР туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Екатерина Барабанова.

«Казанда Сабантуйга бүләкләр җыю бәйрәме өченче ел уза. Бу йолага күпкырлы мәдәниятнең күп бизәге сыйган. Монда атларны да, арбаларны бизәү дә, чигүләр дә… Бу бәйрәм шәһәр халкына да, туристларга да кызыклы булачак», ди Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова.

Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов авылларда була торган Сабантуй атмосферасын шәһәргә дә китерергә теләвен ассызыклады.

14 июнь көнне Казан урамнарыннан 10 атла арбы үтәчәк. «Беренче арбаның юлы Кремльдән башланачак. Биредә Президентыбыз резиденциясендә аның бүләкләрен алганнан соң, мэриягә керәбез һәм Бауман урамы буйлап төшеп китәбез», — диде Зөфәр Гаязов.

Бүләкләр төягән атлар Камал театры алдындагы мәйданга җыелып, биредә театральләштерелгән тамаша башланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100