news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районының бер авылында илле елдан артык Әбиләр сабан туе үткәрелә

Монда агач атларда «чабалар», капчыклар белән түгел, мендәрләр белән «сугышалар».

Баулы районының бер авылында илле елдан артык Әбиләр сабан туе үткәрелә
https://tatar-congress.org/

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Узган ялларда Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр сабан туе үткәрелде. Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда илле елдан артык үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел, Баулыда гомер итүче авылдашлар да, күрше авыл кешеләре дә килә.

Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә — тамашачы залы. Бирегә кешеләр гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.

Биредә өлкән буын өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар үткәрелә. Монда агач атларда «чабалар», капчыклар белән түгел, мендәрләр белән «сугышалар». Быел яңа конкурс та үтте — себерке бәйләү буенча. Бу бәйгедә унынчы дистәне ваклаучы Гамир Юзаевка тиңнәр булмады.

Авыл мәдәният хезмәткәрләре күп кенә кызыклы фотозоналар оештырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100