news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь драматурглар лабораториясе ике телдә эшләүче драматурглар әзерләргә җыена

Пьесаларны язарга драматурглар Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина, шулай ук, Ркаил Зәйдулла һәм Нияз Игъламов өйрәтәчәк.

Яшь драматурглар лабораториясе ике телдә эшләүче драматурглар әзерләргә җыена
"Татар-информ" архивы

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры «Яңа татар пьесасы» конкурсының яшь драматурглар лабораториясе кысаларында ике телдә дә җиңел яза ала торган татар драматурглары әзерләргә алына. Катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 20 июльгә кадәр кабул ителә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

1-15 августта сайлап алынган катнашучылар хәзерге заман драматургиясе һәм пьеса язу нигезләре буенча дәресләр алачак, укытучылар аларга практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр бирәчәк. Дәресләрнең практик лекцияләр өлеше төркем белән укудан һәм индивидуаль тренинглардан торачак.

Мөгаллимнәр — драматурглар Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина драматургиянең төп алымнарына өйрәтәчәк. Ркаил Зәйдулла тарихи пьесалар, инсценировкалар һәм заманча темага пьесалар язу тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драма төзелеше һәм композициясе хакында лекцияләр укыячак. 

Теоретик өлеш тәмамланганнан соң катнашучылар ике төркемгә бүленә. Һәр төркемдә Россиядән бер, Татарстаннан бер мөгаллим укытачак. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә пьеса язачак. Яшь авторларга онлайн-консультацияләр үткәреләчәк.

«Рус телле укытучылар да аңлый алсын өчен, пьесалар ике вариантта — рус һәм татар телендә язылачак. Аерым эшләрне Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина рус телендә синопсислар вариантында карап, пьесаның тулы варианты татар телендә язылырга, әдәби редакцияне татар мөгаллимнәре дә ясарга мөмкин», — дип ачыклык кертә тел мәсьәләсенә оештыручылар.

Нәтиҗәдә һәр катнашучы Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлегенә 2020 елның 1 ноябренә кадәр берәр пьеса тапшырырга тиеш була. Декабрьдә Лабораториянең иң яхшы пьесалары сәхнәдән укылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100