^Ризван Хәкимовның иҗаты лаеклы бәяләнде

^Ризван Хәкимовның иҗаты лаеклы бәяләнде

(Уфа, 22 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар композиторы һәм җырчысы Ризван Хәкимовка, президент Мортаза Рәхимов фәрманы белән, «Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Шушы хактагы фәрман татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасының бүгенге санында дөнья күрде.

«Нәфисә» җыр театры һәм студиясе директоры Ризван Хәкимов әлеге югары бүләккә бик тә лаек. Аның иҗаты соңгы унбиш елда чәчәк атты. Тормыш иптәше, талантлы җырчы Нәфисә ханым белән бергәләп сәнгать юлында югары үрләргә иреште һәм әллә күпме милләт яшьләренә ярдәм кулы сузды Ризван әфәнде. Башкортстанның Дүртөйле районындагы Исмаил авылында туып үскән Ризван бәләкәйдән үк җыр-моңга гашыйк була.

Бер моңлы күңелне икенчесе таба дигәндәй, Ризван Хәкимовны язмыш икенче бер талантлы шәхес – Нәфисә исемле чибәр кыз белән таныштыра һәм кавыштыра. Исмаил авылына Уфа музыка-педагогия көллиятен тәмамлап эшкә кайткан Нәфисә биредә беренче музыка мәктәбе ача, хор коллективы булдыра.

Ризван әфәнде дә, Нәфисә ханым да тиздән үзләрендә композитор сәләтен дә ача һәм бер-бер артлы популяр җырлар иҗат итә башлый. Уфага күченеп килгәч, алар, яшь талантларны туплап, үзләренең сәнгать төркемен оештыра. «Могҗиза» исемле ул төркемдә кемнәр генә канат ныгытмады!? Яшь җырчылар Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Марат Шәйбәков, Лилия Букеева, Гөлдания Хәйруллина, Салават Әхсәнов, Ришат Галиханов, Гүзәл Әхмәтова, Ирек Зарипов һәм башка иҗатчылар бүген инде үзләре киң танылу алды. Моның өчен алар Ризван Хәкимов белән Нәфисә ханымга рәхмәтле.

Үз төркемнәре белән Башкортстан һәм Татарстан буйлап, татар һәм башкортлар яшәгән башка төбәкләрдә йөзләгән концертлар бирде сәнгать осталары. Шул елларда йөздән артык популяр җырлар язылды. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән Башкортстанның һәм Татарстанның танылган шагыйрьләре ихлас хезмәттәшлектә булды. Ике талант иясе иҗат иткән җырлар тора-бара бик күп җырчыларның репертуарында озак елларга урын алды.

Менә шундый илһамлы иҗат белән яшәгәндә, гаиләгә кара кайгы килде. Автомобиль фаҗигасендә Нәфисә ханымның гомере өзелде, ә Ризван әфәнде авыр җәрәхәтләр алып, бер ел буе хастаханәләрдә дәваланды.

Кайгы-хәсрәтләрдән сыгылып төшмәде Ризван әфәнде, сөекле хатыны истәлегенә тагын да илһамланыбрак иҗат итәргә сүз бирде. Савыгып аякка басуга, ул яңадан сәнгать төркемен оештырды һәм аңа «Нәфисә» исемен бирде. Газиз җәмәгате истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарды Р.Хәкимов. Иң мөһиме – яңадан яшьләрне туплап сәхнә түрләренә чыга алу, яшь талантларга юл ачу, әлбәттә. Әниләренең юлын хәзер талантлы кызлары Альбина Хәкимова да дәвам итә. Әле Ризван Хәкимовның һәм аның сәнгать төркеменең иҗатының да алтын чагы гына.