«Татар-информ» МА Геннадий Хазанов белән матбугат конференциясе уздыра

Журналистларны аккредитацияләү башланды

 (Казан, 22 май, «Татар-информ»). 26 нчы майда сәгать 13.00дә “Татар-информ” МАда танылган театр һәм кино актеры Геннадий Хазанов белән матбугат конференциясе була. Ул, Мәскәүнең А.П.Чехов исемендәге театрының иң яхшы спектакльләрен тамашачыга тәкъдим итү өчен, Казанга киләчәк.

Исегезгә төшерик: Геннадий Хазанов катнашында Мәскәүнең А.П.Чехов исемендәге театры гастрольләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 26-30 нчы майда уза.

Берничә көн дәвамында тамашчыларга 5 спектакль: «Крутые виражи», «Ужин с дураком», «Морковка для императора», «Все как у людей» һәм Казан өчен премьера «Забор» - тәкъдим ителәчәк.

Матбугат конференциясендә катнашу өчен, pr@tata-inform.ru адресы буенча аккредитация узу кирәк.