news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында театраль эскизлар 26 апрельдә күрсәтелә башлый

Тинчурин театрының Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында биш эскиз әзерләнә

Тинчурин театрында театраль эскизлар 26 апрельдә күрсәтелә башлый
Татар-информ архивы

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Тинчурин театрында театраль лаборатория эскизларын күрсәтү М.Гыйләҗевның “Соңгы мираж” әсәре белән башланып китә. Эскиз тамашачыга 26 апрельдә тәкъдим ителә.

Тинчурин театрының Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында биш эскиз әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

27 апрельдә Зиннур Хөсниярның “Балам-багалмам” әсәре буенча эскиз күрсәтелә. Режиссер – Лилия Нурель.

28 апрельдә 10.00 сәгатьтә Салават Юзеевның “Кияү урлау” әсәре буенча Регина Саттарова куйган эскиз тәкъдим ителә. 11:00 сәгатьтә – Зөлфәт Хәкимнең “Янгын” әсәре буенча Булат Минкин эскизы.

29 апрельдә 10:00 сәгатьтә Ркаил Зәйдулланың “Ашина” әсәре буенча режиссер Искәндәр Нуриҗанов эскизын карарга мөмкин.

15:00 сәгатьтә - түгәрәк өстәл һәм лаборатория ябылу тантанасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100