news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга

Фильм Россия прокатына 2021 елның 4 мартында чыкты.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).10 майдан башлап Башкортстанда Мостай Кәримнең «Өч таган» әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга. Бу хакта «Башинформ»га картинаның режиссеры Айнур Әскәров хәбәр итте.

Фильм ITunes һәм Google Play видеосервисларында старт ала. Искәртеп узабыз, «Отряд Таганок» Itunes сервисында чыккан беренче башкорт картинасы. Башкорт һәм рус версияләре дә ачык булачак.

«Отряд Таганок» фильмы башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап төшерелгән иде. Картина «Әскәрфильм» студиясе тарафыннан Башкортстан Республикасы хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгы, Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе ярдәмендә эшләнгән. Фильм Россия прокатына 2021 елның 4 мартында чыкты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100