news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт мәдәният институтында Тукайга 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмдә «Иҗади лаборатория» шәкертләре тарафыннан Габдулла Тукайның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды.

 Казан дәүләт мәдәният институтында Тукайга 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме узды
Казан дәүләт мәдәният институты матбугат хезмәте

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт мәдәният институтында Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Килә, килә язлар саен сиңа, илең килә туган көнеңдә…» дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде.

Әлеге бәйрәмдә универсаль компетенцияләр методологиясе һәм технологиясе кафедрасы каршында оешкан «Иҗади лаборатория» шәкертләре тарафыннан  Г.Тукайның шигырьләре укылды, җырлары башкарылды, дип хәбәр итә институтның матбугат хезмәте.

Шигырь бәйрәмендә «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Марат Закир, Татарстан Республикасының халык артисты Кирам Сатиев, «Казан утлары» журналының баш сәркатибе, язучы Камил Кәримов,  депутат, экономика фәннәре докторы Фадбир Сафин, кафедра укытучылары катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100