news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакировның туганнары бөек җырчының дәүләт бүләкләрен Милли музейга тапшырды

Бүләкләрне Илһам Шакировның бертуган абыйсының кызы Руфия Зарипова һәм озак еллар Илһам Шакировның ышанычлы ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев тапшырды.

Илһам Шакировның туганнары бөек җырчының дәүләт бүләкләрен Милли музейга тапшырды
Рамил Гали

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакировның туганнары бөек җырчының дәүләт бүләкләрен Милли музейга тапшырды. “Татар-информ” журналистлары әлеге тантаналы мизгелнең шаһиты булдылар.

Дәүләт бүләкләре арасында иң кадерлесе буларак җырчыга 2005 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тапшырган “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены күрсәтелде. 2004 елда гамәлгә куелган орден иң беренче булып Илһам Шакировка тапшырылган.

Дәүләт бүләкләрен Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова кабул итеп алды. Әлеге тантана Тукай скверы янындагы йортта - җырчы озак еллар яшәгән фатирда узды. Бүләкләрне Илһам Шакировның бертуган абыйсының кызы Руфия Зарипова һәм озак еллар Илһам Шакировның ышанычлы ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев тапшырды.

“Бездә күп артистларның орден-медальләре саклана. Әйтик, Шәүкәт Биктимеровның барлык дәүләт бүләкләре безгә тапшырылды. Без аларны төрле экспозицияләрдә күрсәтәбез”, - ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

“Илһам Шакиров үзе исән чагында ук Милли музей белән хезмәттәшлек итте. Бездә аның 500ләп экспонаттан торган коллекциясе саклана. Алар арасында аның сирәк фоторәсемнәре, документлары, мактау грамоталары, димломнары, хатлары бар”, дип дәвам итте ул.

Озак еллар Илһам Шакировның ышанычлы кешесе булган Илһам Хаҗиев җырчының бу йортта 31 ел яшәвен искәртте. “Бу йортта бик күп сәнгать әһелләре – Рәшит Ваһапов, Ширияздан Сарымсаков һәм башкалар яшәгән. Бу бик абруйлы, популяр йорт иде. Аны хәтта таксистлар да “Илһам Шакиров йорты” дип беләләр иде”, - диде ул.

“Минемчә, бу орден Илһам абый өчен иң кадерле бүләкләренең берсе булды. Орден барлыкка килгәч тә беренче хуҗасын – Илһам Шакировны көтеп яткан. Аны 2005 елның февралендә Илһам абыйның 70 яшьлек юбилеенда Минтимер Шәймиев тапшырды. Илһам абый кайтып кергәч костюмнарын да салмыйча диванга утырып озак итеп караган иде”, - дип искә алды Илһам Хаҗиев.

Илһам Шакировның Кыяметдин абыйсының кызы Руфия Зарипова фикеренчә, алар туганнары белән киңәшеп кадерле бүләкләрнең музейда саклануы гаделрәк булыр дигән карарга килүләрен әйтте. “Илһам абый өчен бүләкләр әһәмиятле түгел иде. Әмма ул үзенең хезмәтләре бәяләнүен аңлады. Халык яратуын белеп яшәве белән бәхетле иде ул”, - диде Руфия Зарипова.

Ул сүз уңаеннан Илһам Шакировка ярдәм итеп яшәгән Илһам Хаҗиевка да рәхмәтләрен җиткерде. Аны гаилә әгъзасы дип санауларын әйтте.

Якыннары һәм туганнары җырчыга бирелгән биш күкрәк билгесен тапшырдылар. Илһам Шакировның халкы алдында хезмәтләрен бәяләп бирелгән бүләкләр алга таба Милли музей фондларында сакланачак һәм даими экспозицияләрдә халыкка күрсәтеләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100