Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театрында Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе бара
Аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырдылар.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан халык депутаты Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлеге уңаеннан юбилей кичәсе бара.
Рәсми котлаулар өчен сәхнәгә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелде. «Ркаил белән утырып сөйләшү үзе бер бәхет. Аның дәүләт советына сайлануы зур дәрәҗә. Аңа халык та ышана», — диде ул Ркаил Зәйдулланы котлап.
Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдулланың Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлангач үз алдына Берлек дәрәҗәсен күтәрү максаты куюын ассызыклады.
Ул аңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау хатын, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.
Ркаил Зәйдулланы ТР Премьер министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев котлады. «Бөтендөнья татар конгрессы Ркаил Зәйдулланың юбилеен уздыруга чират көтә», — диде ул.
- «Татар-информ» кичәне онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз