news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәхнә» журналы татар артистлары катнашында театраль кичәгә чакыра

Урыннар саны чикле.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 24 мартта Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Сәхнә» журналы март санының презентациясе узачак.

Кичәнең махсус кунаклары — театр труппасы артистлары, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева, яшь җырчы Лэйна, Зәринә Хәсәншина, продюсер һәм автор-башкаручы Гүзәлия.

Презентациягә керү өчен сылтама аша регистрация узарга кирәк — https://skhn-zhurnaly.timepad.ru/event/1586125/

Урыннар саны чикле.

Чара 16.00 сәгатьтә башлана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100