news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркы җитәкчелеге аренада филләр сугышын аларның язгы кәефенә бәйләп карый

Казан циркы тамашачылардан гафу үтенә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Казан циркы аренасында ике филнең үзара сугыша башлавын җитәкчелек аларның язгы кәефенә һәм пандемия вакытында тамашачы белән озак аралашмый торуга бәйләп карый.

«Кичә безнең цирк тамашачысы ике һинд филенең сугышу шаһиты булды. Дженни һәм Магда исемле филләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ачыклау максаты бары тик үзләре генә иде, тамашачыга куркыныч янамады», — дип шәрехли Казан циркы җитәкчелеге.

«Филләр тыныч хайван булуына карамастан, аларның да кәефе төрлечә була ала, язгы чорда бу дрессировщик игътибарына бәйле көнчелек булырга да мөмкин», — диелгән рәсми аңлатмасында.

Цирк хезмәткәрләре филләр сугышы ппроблемасын тиз һәм зыянсыз хәл итә алган. Хәзерге вакытта Дженни һәм Магда тынычланган, тамаклары тук, хәлләре әйбәт.

Цирк җитәкчелеге әлеге хәл кабатланмасын өчен, дрессировщиклар, ветеринарлар һәм зоопсихологлар катнашында консилиум җыярга җыена һәм тамашачылардан гафу үтенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100