Чиләбе өлкәсендә узган «Нәүрүз» бәйрәмендә казах, татар, башкорт үзешчәннәре катнашты

Чара «Нәүрүз» бәйрәмен саклау һәм яңадан торгызу, район халкын төрки халыкларның мәдәнияте белән таныштыру максатыннан үткәрелә.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 21 мартта Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк бистәсендә төрки халыкларның «Нәүрүз-2021» традицион милли иҗат фестивале узды.

vshodi-nagaibak.ru сайты хәбәр иткәнчә, фестивальне Нагайбәк муниципаль районы хакимияте, Мәдәният идарәсе һәм Иҗат йорты оештырган.

Чара «Нәүрүз» бәйрәмен саклау һәм яңадан торгызу, район халкын төрки халыкларның мәдәнияте белән таныштыру, фестивальдә катнашучыларның иҗади осталыгын арттыру, үсеп килүче буында патриотик тойгылар һәм эстетик зәвык формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Узган елда чара онлайн-форматта үткән иде. Быел артистлар Нагайбәк бистәсе Мәдәният йорты сәхнәсендә үз осталыгын күрсәтте.

Бәйрәмдә Мәдәният йортлары һәм авыл клублары, районның гомуми белем бирү мәктәпләре сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар катнашты.