news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ташкент татарлары Нәүрүзне бәйрәм итте

“Үзбәкстан – уртак йортыбыз” девизында милли-мәдәни үзәкләр “Нәүрүз” уңаеннан бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). 21 мартта Ташкент шәһәренең “Дуслык бакчасында” милли-мәдни үзәкләр “Нәүрүз” уңаеннан “Үзбәкстан – уртак йортыбыз”девизы белән бәйрәм концерты һәм күргәзмәләр оештырды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Үзбәкстанда Министрлар Кабинеты карамагында чит илләр белән милләтара багланышлар һәм дуслык элемтәләре булдыру буенча комитет тарафыннан 140лап милли-мәдәни оешма эшләп килә. Бу көнне Мәдәният һәм ял паркында аларның гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре, милли киемнәр, кулинария ризыклары тәкъдим ителде. Бәйрәмгә Янгиюль, Джизак, Сәмарканд, Бохара, Навои, Ургенч, Карши һәм Ферганә шәһәрләреннән вәкилләр катнашты. Бәйрәмдә яшьләрнең актив булуы күңелле, дип белдерде оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot