news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Гомер чалымнары» циклының чираттагы кичәсе Марат Кәбиров иҗатына багышланды

Татарстан Язучылар берлеге язучылар иҗаты белән таныштыру максатыннан әдәби цикл башлап җибәрде.

«Гомер чалымнары» циклының чираттагы кичәсе Марат Кәбиров иҗатына багышланды
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге «Гомер чалымнары» әдәби очрашулар циклын Марат Кәбиров белән дәвам итте. Кичә бүген Язучылар берлегенең Тукай клубында узды.

Марат Кәбиров үзенең 18 яшеннән башлап төрле чорда язылган шигырьләрен укыды. Үзенең балачак хатирәләрен яңартты, Казанга килү тарихын искә алды.

Язучылар каләмдәшләренең иҗаты һәм тормышы буенча сораулар бирделәр.

Кичәне ачып җибәргән Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Марат Кәбировның ябык әдәби конкурста ике номинация буенча җиңүен искәртеп узды.

«Гомер чалымнары» әдәби очрашулар циклыннан беренче кичә Ркаил Зәйдуллага багышланган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot