news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган спектакльдә үзе җыйган студентлар катнаша

«Утка очкан күбәләктәй» романтик драмасы Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган.

Тәслимә Хәләф инсценировкасы буенча куелган спектакльдә үзе җыйган студентлар катнаша
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Актриса һәм педагог Тәслимә Хәләф эшләп калдырган соңгы инсценировка буенча Тинчурин театрында куелган спектакльдә аның студентлары уйный. Бүген театрда премьера.

«Утка очкан күбәләктәй» романтик драмасы Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган. Режиссёр — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

Спектакль премьера алдыннан журналистларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә күрсәтелде. Тамаша залында әсәрнең авторы Нәбирә Гыйматдинова үзе дә бар иде.

Спектакльдә Казан театр училищесы студентлары актив катнаша. Бу моннан 4 ел элек Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләф җыйган курс. Үзе авырый башлагач ул курсны Раил Мөхетдиновка тапшырып калдырган. Курсны алар Зөфәр Харисов белән бергә укыталар. Бу чыгарылыш курсы.

Спектакльдә вакыйга сугыш елларында бара. Төп героиня ирен сугышка озатып урманда яшәп яткан Мөнәвәрә. Дүрт елын беръялгызы үткәргән хатын җиңү көнендә сайлау алдында кала: ул үзенең кырыс ирен көтәрме, әллә сугыштан качкан музыкантны сайлармы…

Мөнәвәрә ролендә — Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина. Урманчы Сәфәр — Салават Хәбибуллин, юлчы музыкант — Зөлфәт Закиров. 

  • Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина-Хәләф 2018 елның 14 октябрендә вафат булды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100