news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт ансамбле җитәкчесе Әгерҗе укучыларына сәнгать дәресе бирде

Төрле уен коралларында уйнап күрсәттеләр.

Дәүләт ансамбле җитәкчесе Әгерҗе укучыларына сәнгать дәресе бирде
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 22 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Халыкара туган тел көнендә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Әгерҗегә килде. Район Мәдәният сараенда алар укучыларга халкыбызның борынгы җырларын башкарды, биюләр бүләк итте. Төрле уен коралларында уйнап күрсәттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Безнең коллективтагы һәр артист җырлый да, бии дә, музыка коралларында да уйный, — диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Ул үзе дә бәйрәм концертын күңелгә үтеп керерлек итеп алып барды, рәхәтләнеп балалар белән аралашты, җырлады, биюләрдә катнашты. Укучыларны төрле уен кораллары белән таныштырып, анда уйнатып та карады.

Бәйрәм ахырында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина ансамбльгә район башлыгы Валерий Макаров исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

«Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуда, киләчәк буынга җиткерүдә, җыр-биюләргә мәхәббәт тәрбияләүгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур өлеш кертүегез сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез» диелгән әлеге Рәхмәт хатында.

Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева Айдар әфәндегә чәчәк бәйләме тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100