Чирмешәндә милли мәдәниятләр фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Сәхнәгә 350 дән артык кеше чыкты.

(Чирмешән, 22 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә милли мәдәниятләр фестивале узды. Бу чараны нәкъ 21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә оештырырга ниятләгәннәр һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлаганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешәндә узган беренче «Мирас» төбәкара милли мәдәниятләр фестивалендә Кайбыч, Саба, Сарман, Тукай, Әлмәт, Яңа Чишмә, Нурлат, Алексеевск, Шентала һәм Чирмешән районнарыннан 47 коллектив чыгыш ясады, сәхнәгә 350 дән артык кеше чыкты. Бу чарада катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп булган, хәтта Уфадан, Кострома өлкәсеннән дә шалтыратканнар.

-Әлеге фестивальне ел саен үткәрергә планлаштырабыз, — ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. -Аның төп максаты — республика территориясенә яшәүче халыклар арасында дуслык җепләрен ныгыту, милли мәдәниятне пропагандалау, саклау.

-Без Кайбыч районыннан, Иске Чәчкаб авылыннан кадәр килдек, — ди 70 яшьлек Ләлә Адиятуллина. -Авылда «Ак калфак» оешмасы оешты, без шунда берләштек. Фольклор коллектив оештырдык, хәзер инде менә шундый чараларда катнашып йөрибез. Бүген бәбигә исем кушу йоласын күрсәтәчәкбез.

Коллективлар фестивальгә нык әзерләнеп килгәннәр. Район мәдәният йорты фойесында һәм йолалар залында оештырылган күргәзмәләр искиткеч бай һәм төрле иде. Биредә һәр коллектив үз милләтенә генә хас кул эшләнмәләре, милли ризыклар тәкъдим итте, уңышлары белән мактандылар. Горурланып сөйләрлекләре дә бар.

Район кунакларын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да сәламләде. Алар республиканың традицион мәдәнияте үсеше үзәге директоры Алсу Мифтахова белән берлектә күргәзмә белән танышып чыктылар, концертны да карадылар.

Бу көнне район мәдәният йортында искиткеч матур концерт булды. Сәхнәдә татар, рус, чуваш, мордва телләрендә җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар төрле халыкларның гореф-гадәтләрен күрделәр. Фестиваль чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде.