news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган

Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.

Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова татар шагыйре, язучысы Мәҗит Гафуриның «Бер гашыйкның сүзләре» дигән җыры белән Уфада узган халыкара бәйгедә катнашып, Гран-прига лаек булган.

«Мәскәү композиторы, чыгышы белән Башкортстаннан Радмир Шәйхетдинов Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуга багышлап җыр язуын әйтте һәм аны миңа башкарырга тәкъдим итте. „Бер гашыйкның сүзләре“ дигән җырны беренче тыңлаудан ук ошаттым», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сәидә сүзләренчә, ул Уфада үткән Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулуга багышланган халыкара онлайн конкурста әлеге җыр белән катнашып карарга булган. «Гран-при алуым турында әле күптән түгел генә белдем. Җырны 4 февральдә Уфада булачак гала-концертта башкарачакмын. Бик куандым, бу минем өчен горурлык», — диде ул.

Җыр заманча эшкәртелгән. «Иҗади эксперимент «bossa nova» стилен ачарга этәрде. Бу Бразилия популяр музыкасы жанры, ул җирле фольклор (бая, самба) һәм джазның кайбер элементлары синтезы. Җырны яздырып, Интернет киңлекләрендә дә урнаштырдык», — диде Сәидә Мөхәммәтҗанова


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100