news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова татар фильмына кастингка чакыра

Татарстанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча фильм төшереләчәк.

Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова татар фильмына кастингка чакыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар.

«Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.

«Актерлар эзлибез. Театр училищесында булдык. 28 гыйнварда барлык теләүчеләрне „Татаркино“ бинасына кастингка чакырабыз», — дип яза продюсер. Кастинг 11.00 сәгатьтә башлана.

«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән. Фильм бары тик татар телендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot