news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин иҗат берлекләре белән активрак эшләргә кирәклеген әйтте

Чаллы татар дәүләт драма театры залында Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы бара.

Фәрит Мөхәммәтшин иҗат берлекләре белән активрак эшләргә кирәклеген әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада иҗат берлекләре белән активрак эшләргә кирәк дип саный.

«Кайда алар? Нәрсәләр эшлиләр? Аларның эшчәнлеге министрлыкның игътибар үзәгендәме?» — дигән сораулар куйды Фәрит Мөхәммәтшин ТР Мәдәният министрлыгының Чаллы татар дәүләт драма театры залында йомгаклау коллегиясе утырышында.

ТР Дәүләт Советы Рәисе иҗат берлекләренең зур көч булу мөмкинлеген ассызыклады.

«Без иҗат берлекләре белән эшләүгә аерым игътибар итәчәкбез», — дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot