Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда мәдәният тармагындагы бер генә хезмәткәр дә социаль зыян күрмәгән
Чаллы татар дәүләт драма театры залында ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы үтте.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Объектив икътисади кыенлыклар булуга карамастан, 2020 елда мәдәният тармагындагы бер генә хезмәткәр дә социаль зыян күрмәгән.
«Без хәтта уртача хезмәт хакының фаразланган айлык керемнәрдән якынча 4 процентка артуына да ирештек», — диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында.
Ирада Әюпова авыл җирендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең индивидуаль төзелеш өчен җир кишәрлеген ташлама белән алу мөмкинлеген искәртеп үтте. Бу эштә ярдәм иткән өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәтләрен җиткерде.
Бүген Чаллы Татар дәүләт драма театрында ТР мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегия утырышы узды. Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз