Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорт кулланылышка тапшырылды
Фатир ачкычларына социаль ипотекада катнашучылар — бюджет оешмалары хезмәткәрләре ия булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ярдәме белән төзелгән тагын бер күпкатлы йорт кулланылышка тапшырылды. Әлеге 120 фатирлы йорт шәһәрнең Корабельная урамында урнашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фатир ачкычларына социаль ипотекада катнашучылар — бюджет оешмалары хезмәткәрләре ия булды.
Фатирларда яшәү өчен барлык шартлар да бар: алар сантехника, газ плитәсе, янгын сигнализациясе, су, газ, электр энергиясе исәпләгечләре, җылылык көйләгечләре белән тәэмин ителгән.
«Мин Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлегендә эшлим. Социаль ипотека программасына исәпкә 2019 елның июлендә генә баскан идем. Биш ай узуга, бик матур һәм уңайлы фатирга ачкычлар алдым. Моңа кадәр балалар белән әти-әнием фатирында яшәдем. Ул яңасыннан ике тапкырга кечерәк. Бирегә бу атнада ук күченергә планлаштырабыз», — ди Алевтина Тимофеева.
Йорт төзелешенә техник заказ бирүче һәм подрядчы оешма –“ЖИК-НК " ҖЧҖ.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз