news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Абай Кунанбаевның 175 еллыгы уңаеннан флешмобта катнашты

Татарстан Президенты бөек казах шагыйре, композитор һәм мәгърифәтченең шигырьләрен укыды.

Рөстәм Миңнеханов Абай Кунанбаевның 175 еллыгы уңаеннан флешмобта катнашты
скриншот поста instagram.com/rusminnikhanov

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов казах язма әдәбиятына нигез салучы, шагыйрь һәм фикер иясе Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулу уңаеннан флешмобта катнашты. ТР Президенты видеоязмасын Instagram социаль челтәрдә үз битендә бастырды.

«Мин бик теләп дустым – Көнчыгыш Казахстан өлкәсе хакиме Даниал Кенжетаевич Әхмәтовтан эстафетаны кабул итеп алам һәм аны Казахстан Республикасында яшәүче татар диаспорасына тапшырам», - диде ул.

2020 елда казах шагыйре, композитор һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тула. Аны казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы дип саныйлар.

Кунанбаев юбилее уңаеннан социаль челтәрләрдә флешмоб башланды, анда катнашучылар классикның шигырьләрен һәм җырларын башкара. Флешмобка Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев, җырчы Димаш Кудайбергенов, композитор Игорь Крутой кушылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100