news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Гыйльметдинов Думаның милләтләр эше комитеты рәисе вазифасыннан китә

Депутат шушы ук комиссиядә рәис урынбасары вазифасын башкарачак.

Илдар Гыйльметдинов Думаның милләтләр эше комитеты рәисе вазифасыннан китә

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов үз вазифасыннан китә, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Бердәм Россия» фракциясе лидеры Сергей Неверов әйтүенчә, Думаның милләтләр эше буенча комитеты җитәкчесенә «Гадел Россия» вәкиле куелачак. Ә моңа кадәр комитетны җитәкләгән Илдар Гыйльметдинов беренче урынбасар итеп куела.

Сергей Неверов әйтүенчә, эсерлар мәгълүмат сәясәте буенча комитетны «Бердәм Россия»гә тапшыра. Комитетны Александр Хинштейн җитәкләячәк. Ә моңа кадәр «Бердәм Россия» неке булган Милләтләр эше комиететы «Гадел Россия»гә бирелә. «Илдар Ирекович (Гыйльметдинов — „Бердәм Россия“ депутаты) бу комитетта беренче урынбасар булачак», — дигән Неверов.

Неверов Гыйльметдиновка дәгъвалары булмавын һәм беренче урынбасар булгач да эшен «элеккечә яхшы башкарыр» дигән өметтә булуын әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot